ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов территориаль органнар җитәкчеләре белән видеоконференция режимында аппарат киңәшмәсе үткәрде, аның барышында берничә мөһим мәсьәлә каралды. Утырышта шулай ук инспекция бүлекләре башлыклары да катнашты.

Киңәшмә барышында шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертүче федераль законнарны җентекләп тикшерделәр.

Аерым алганда, сүз 2019 елның 27 июнендәге 151-ФЗ һәм 2019 елның 18 июлендәге 54-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында барды.

Утырышта төзелеш һәм реконструкция барышында проект документациясенә үзгәрешләр кертү тәртибе буенча яңалыклар яңгырады. Шулай ук социаль әһәмияткә ия объектларны тикшерү буенча төп мәсьәләләрне карадылар. Киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International