Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелег инспекциясендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган «ТРның социаль әһәмияткә ия объектлары» фотокүргәзмәсе узды. Экспозициядә СССР вакытында төзелгән биналарның тарихи фотографияләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмәнең максаты - төзелеш объектлары аша Татарстанның данлыклы тарихын искә төшерү, театрларның, заводларның, мәдәният сарайларының һәм совет чорындагы башка биналарның нинди булуларын күрү. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республика оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итәчәк. Фотоматериаллар ТР Дәүләт архивы тарафыннан тәкъдим ителде.