РФ Төзелеш министрлыгы проект документларына кабат экспертиза үткәрү процедурасын гадиләштерде

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Проект документларына кабат экспертиза үткәрү процедурасы гадиләштерелгән. Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән тиешле федераль закон хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Законга үзгәрешләр агымдагы елның февралендә Казанда узган Дәүләт Советы Президиумы утырышыннан соң Россия Президенты йөкләмәсе буенча Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Алар бүгенге көндә экспертиза һәм төзелеш өлкәсендәге иң авыр мәсьәләләрнең берсе - теләсә нинди, шул исәптән проект документларындагы кечкенә генә үзгәрешләр булганда кабат экспертиза үткәрү ихтыяҗын бетерергә тиеш.

Мондый чара объектлар, шул исәптән илкүләм проектлар программалары буенча төзелә торган, биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләрен тулысынча саклап калып, төзелешне 3-6 айга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Аерым алганда, бум төзүче карары буенча проект документларына экспертиза үткәрелмәгән, элек экспертиза уңай бәяләмәсе алган проект документациясенә объектның төзелеш конструкцияләренә кагылмаган үзгәрешләр кертелгән очракка кагыла.

Әгәр проектка кертелгән үзгәрешләр техник регламентларның, санитар-эпидемиологик таләпләрнең, әйләнә-тирә мохитне саклау, сәнәгать куркынычсызлыгы, мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы өлкәсендәге таләпләрнең, атом энергиясеннән куркынычсыз файдалану, шулай ук электр энергетикасы системаларының һәм электр энергетикасы объектларының ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, объектның террорчылыкка каршы якланганлыгы таләпләрен бозмаса, кабат экспертиза үткәрү таләп ителми.

РФ Төзелеш министрлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International