ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Иҗтимагый совет утырышы узды

2019 елның 28 июне, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә ведомство башлыгы урынбасары Рафаил Гаянов рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды. 

Совет әгъзалары 2019 елның 1 июленнән үз көченә керә торган торак төзелешен финанслауның яңа схемасы темасы буенча доклад турында фикер алыштылар. Утырышта катнашучыларга эскроу аша исәп-хисап ясауга күчү нечкәлекләрен аңлаттылар.

Утырышта шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда төзелеш мәйданнарындагы кагыйдә бозулар каралды, ведомствоның максатлары һәм бурычлары билгеләнде.

«Дәүләт төзелеш инспекторларының җайга салынган эше нәтиҗәсендә, ел саен Татарстан төзелеш мәйданнарында кагыйдә бозулар кимү тенденциясе күзәтелә», - дип билгеләп үтте инспекция башлыгы урынбасары Рафаил Гаянов.

Шулай ук 2019 елның беренче кварталында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне нәтиҗәле оештыру буенча гамәли чаралар кабул итүне карадылар.

Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, төзелеш базарында катнашучылар һәм экспертлар катнашты. Утырышта традиция буенча төзелеш тармагындгы яңалыклар һәм Татарстанда дәүләт төзелешен күзәтү үсеше перспективалары турында фикер алышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International