2019 елның 26 июнендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узачак

2019 елның 25 июне, сишәмбе

2019 елның 26 июнендә 15 сәгатьтә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак::

1. Региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан гамәлдәге законнарның үтәлешен контрольдә тоту нәтиҗәләрен карау турында.

2. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарда үзгәрешләр турында.

3. ТР ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайтлар адреслары һәм (яки) сайт битләре турында белешмәләр, Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре һәркем өчен мөмкин булган мәгълүмат урнаштырган мәгълүмат, шулай ук аларны идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүматлар тапшыру нәтиҗәләре турында.

4. Татарстан Республикасы ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан биләүләре коррупция куркынычы белән бәйле булган вазыйфалар исемлеге нигезендә одоходлар, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру нәтиҗәләре турында.

5. Гамәлдәге законнар нигезендә Инспекциянең рәсми сайтында үзләренең керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында һәм гаилә әгъзаларының (хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының) керемнәре, чыгымнары турында мәгълүматларны бастырып чыгару турында.

6. «2018 елда Татарстан Республикасында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисапны» карау турында.

7. «Хезмәт хакы проекты» кысаларында өстәмә «банк картасы» чыгарылган оешманың матди җаваплы заты тарафыннан хисап елы өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны рәсмиләштерү тәртибе хакында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының аңлатмаларын карау турында.

8. «Коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында 2018 ел өчен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган белешмәләргә анализ йомгаклары буенча күзәтү» карау турында.

9. 2019 елның 5нче апрелендәге Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча эшләрне координацияләү комиссиясе утырышы Беркетмәсен карау турында.

10. 2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек практикасын анализлау нәтиҗәләре турында мәгълүмат»ны карау хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International