2019 елның 26 июнендә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Комиссия утырышында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда җаваплы вазыйфаи затларның гамәлдәге законнар үтәлешен контрольдә тоту, коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарга үзгәрешләр каралды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайтлар адреслары һәм (яки) сайтлар битләре турындагы мәгълүматларны, шулай ук аларны идентификацияләргә мөмкинлек бирүче мәгълүматларны тапшыру нәтиҗәләренә тукталдылар.
Гамәлдәге законнар нигезендә Инспекциянең рәсми сайтында үзләренең керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында һәм гаилә әгъзаларының (хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының) керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр бастырып чыгару хакында белешмәләр анализланды.
«2018 елда Татарстан Республикасында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап» тикшерелде.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының хисап елы өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында «хезмәт хакы проекты» кысаларында оешманың матди җаваплы заты тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрне рәсмиләштерү тәртибе турында аңлатмаларын өйрәнделәр.
2018 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм ТР җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләргә, 2019 елның 5нче апрелендәге Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы беркетмәсенә күзәтү ясалды.
2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек практикасын анализлау нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән таныштылар.