ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Родина урамы буенча торак йортка ярашлылык турында бәяләмә бирде

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Казанда Родина урамы буенча 5 нче номерлы торак йорт төзелеше тәмамланды. Әлеге урам буенча торак йортлар комплексына һәм инфраструктура объектларына керә торган бинага проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелде.

Шул исәптән йорт энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килә.

9290,5 кв. метр мәйданлы яңа йорт 142 фатирга исәпләнгән. Фатирларның торак мәйданы - 6199,9 квадрат метр.  Торак йорт коммерция нигезендә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International