Бүген, 26 апрельдә, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе шәһәр төзелеше законнарында яңа таләпләр, төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару һәм өлешләп төзүдә үзгәрешләр мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узган утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, «ТР Төзүчеләр бердәмлеге» төбәк оешмасы директоры Рамил Гафиятуллин, республиканың башкарма комитет вәкилләре, төзүчеләр, техник заказчылар, Казанның подрядчы оешмалары һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында контрольлек органында төзелеш базарында катнашучыларга карата барлыкка килә торган мөһим сораулар күтәрелде. Аерым алганда, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләрне төзелеш вакытында санитар һәм янгынга каршы нормаларны үтәргә чакырды. Законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, төзүчеләр проект документларына финанс чыгымнарын минимальләштерү максатыннан, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен бизәмичә тапшыруны кертәләр. Әмма санитар нормалар буенча, балалар бакчалары бары тик бизәкләнеп кенә төзелергә тиеш.
Шулай ук кышкы чорда йорт яны территориясен төзекләндерү, энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге нюанслары, проектка үзгәреш керткәндә экспертиза кабат узу мәсьәләләре дә күтәрелде. Коррупциягә каршы мәсьәләләр каралды. Төзүчеләргә Инспекциядә объектларда тикшерүләр үткәргән ведомство хезмәткәрләренең эшен яңадан тикшереп торучы махсус бүлек бар, дип сөйләделәр. Соңыннан Василий Кудряшов төзелеш объектларында күзәтчелекне көчәйтү турында белдерде.
«Төзелеш объектларында күзәтчелек көчәйтеләчәк. Барлык күп фатирлы йортларда, социаль әһәмиятле объектларда техник тикшерү үткәреләчәк», - дип билгеләп үтте Василий Кудряшов.
Шуннан соң торак төзелеше реформасы мәсьәләләрен карадылар. Дәүләт төзелеш күзәтчелегеинспекциясе төзүчеләргә 2019 елның 1 июленнән эскро-счетка күчүгә бәйле рәвештә, алар тарафыннан проектлы финанслау алу буенча вәкаләтле банклар белән алдан эшли башларга чакырды. Киңәшмәдә яңа законнар, хисапларның яңа формасы һәм торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында урнаштырылган мәгълүматка таләпләр турында сөйләделәр. Утырышта шулай ук шәһәр төзелеше законнарындагы башка үзгәрешләр турында да фикер алыштылар.
Бизнес-җәмгыять белән аралашуның максаты - төзелеш сыйфатын яхшырту. Контрольлек итүче орган төзүчеләргә алга таба мондый хәлләр кабатланмасын өчен, төзелештә еш очрый торган хаталар турында хәбәр итә.