Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районындагы терлекчелек комплексы ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе терлекчелек комплексына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Сөт блоглы терлекчелек комплексы 2400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Ферма Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Көек-Ерыкса авыл җирлегендә урнашкан. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 90946,9 квадрат метр тәшкил итә.

Төзүче - «Азык-төлек компаниясе» Агросәнәгать комплексы, генераль подрядчы оешма - «Сельстрой» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International