Иске кагыйдәләр буенча торак төзелеше проектларын тәмамлау критерийлары расланды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

РФ Хөкүмәте карары нигезендә, акча җәлеп итүнең иске схемасы буенча төзеп бетерергә мөмкин булган проектлар өчен критерийларны раслый торган карар имзаланды. Тиешле документ 22 апрельдә Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.

Критерийлар проектның әзерлек дәрәҗәсен һәм төзелгән өлешләп катнашу килешүләренең санын, шулай ук критерийларның туры килүен билгеләү методикасын үз эченә ала. Проектның расланган минималь әзерлек дәрәҗәсе - 30%, ә төзелгән ДДУның күләме 10% тан да ким булмаска тиеш.

Территорияләрне комплекслы үзләштерү проектлары өчен аерым әзерлек күрсәткече билгеләнгән, ул 15% тан да ким булмаска тиеш. Шундый ук күрсәткеч әзерлекнең 15% ы кулланыла, әгәр җир участогының шәһәр төзелеше планы кысаларында Төзүче муниципаль хакимият яки субъект хакимияте каршында социаль инфраструктура объектларын төзү буенча йөкләмәләр һәм элек проблемалы дип табылган проектлар өчен әзерлекнең 6% ы булып, хәзерге вакытта ышанычлы төзүче тарафыннан төзелгн очракта.

Документ төбәкләр өчен хөкүмәт белән килешү буенча төзүчеләрнең критерийларын мөстәкыйль билгеләү мөмкинлеге каралган, шул ук вакытта мондый килешү, проектларны төзеп бетерү буенча чараларны финанс ягыннан тәэмин итү буенча Россия Федерациясе субъектының йөкләмәсен билгели торган закон яисә башка норматив хокукый акт булганда төзелергә мөмкин.

«Критерийлар Россия Федерациясе субъектлары һәм ил төзүчеләре белән берлектә эшләнде. Документ үзенең тулылануы буенча бик катлаулы - без бик күп киңәшмәләр һәм очрашулар уздырдык. Минемчә, эшләнгән критерийлар торак күчемсез милек базары уенчылары өчен кулай һәм әлеге әзерлек процентлары төзелешнең вакытында тәмамлануын гарантияли ала», - дип билгеләп үтте Владимир Якушев.

Тагын бер аерым критерий система барлыкка китерүче  төзүчеләр өчен эшләнде. Девелопер Россия Төзелеш министрлыгы әзерләгән кайбер шартлар нигезендә, икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән Россиянең система барлыкка китерүче оешмалары исемлегенә кертелергә мөмкин.

Төзелешкә бирелгән рөхсәтләр нигезендә төзелә торган күпфатирлы йортларның гомуми мәйданы 4 млн кв.метрдан да ким булмаска тиеш. Әлеге критерийларга эләгүче төзелеш компанияләренә үз проектларын иске кагыйдәләр буенча төзеп бетерү хокукы биреләчәк, әмма аларның әзерлеге 6% тан да ким булмаска тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән Россия төзүчеләре торак төзелешен проектлы финанслауга һәм әлеге критерийларга туры киләчәк проектлардан тыш, эскроу счетлар механизмын куллануга күчәргә тиеш булачаклар.

Россия Төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин сүзләренә караганда, якын арада ведомство төзүчеләрнең проектларның әзерлек дәрәҗәсе турында гариза формасын чыгарырга планлаштыра. Төзелеш әзерлеген раслау өчен ике вариант бар. «Йә төбәк бер ай эчендә норматив документ кабул итәчәк һәм теге яки бу башкарма хакимият органына төзелеш әзерлеген раслау хокукын бирә. Юк икән, бу кадастр инженерлары эшләячәк», - дип шәрехләде министр урынбасары.

РФ Төзелеш министрлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International