Инспекторлар Яр Чаллы шәһәрендәге Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе янындагы территорияне тәртипкә китерделәр

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

20 апрельдә Татарстанда торак пунктларны санитар-экологик чистарту буенча чаралар үткәрелде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлык составы читтә калмады. Белгечләр Яр Чаллы шәһәрендәге бина янындагы территорияне җыештырдылар һәм тәртипкә китерделәр. Өмәдә ведомствоның барлык хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Ир-атлар көрәкләр һәм тырмалар белән коралланып, бина каршындагы скверны чүп-чардан чистарттылар, бордюрларны буядылар. Хатын-кызлар чәчәк түтәленә ирис һәм крокуслар утырттылар. Шулай итеп, инспекторлар табигатьне саклауга үз өлешләрен керттеләр.

- Безгә территорияне җыештыруда катнашу файдалы булды, чөнки эштә территориаль органның барлык хезмәткәрләре дә үз теләкләре белән катнашты, бу исә экологияне яхшырту өчен дә, коллективның берләшүе өчен дә яхшы булды, - дип билгеләп үтте Инспекциянең Төньяк-көнчыгыш бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Совков.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International