Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында терлекчелек комплексы ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Дуңгыз комплексы» объектының төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

2400 дуңгызга исәпләнгән тулы цикллы дуңгыз комплексы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Князево авыл җирлегендә урнашкан. Әлеге комплекста беренче этап кысаларында 800 баш ана дуңгызга исәпләнгән дуңгыз фермасы төзелеше тәмамланды.

Терлекчелек комплексы төзелешен финанслау төзүче хисабына тормышка ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International