ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 22 хокук бозу очрагын ачыклады

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүгенге көндә экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспек әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар куркынычсызлык өлкәсендә закон таләпләрен бозуның 22 очрагын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик һәм вазыйфаи затларга 16 беркетмә төзелде.

Бу атнада Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә төп хокук бозу очраклары теркәлде. Төзелеш мәйданнарында тикшерү барышында төзелеш чүп-чары чүплеге, артык грунтны саклау, автотранспорт тәгәрмәчләрен юу пунктлары булмау һәм башка кагыйдә бозулар ачыкланды. Төзүчеләргә штрафлар салынды.

Инспекция планлы тикшерүләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 21 мартындагы 567-р номерлы карарын үтәү максатында, 2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр уза торган торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрә.

2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанның төзелеш мәйданчыклары тәртипкә китерелергә тиеш.

Чараның максаты-төзелеш өчен бирелгән җир кишәрлекләренең тиешле санитар-экологик торышын нәтиҗәле контрольдә тоту, төзелеш мәйданнарыннан калдыкларны урнаштыру объектларына вакытында чыгару, шулай ук тәгәрмәчләр юу пункты булу.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International