Яр Чаллыда җитештерү корпусы төзелде

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллыда Орлов боҗрасы янындагы сәнәгать зонасы территориясендә 2 нче номерлы җитештерү корпусы төзелеше тәмамланды. Бүген, 17 апрель көнне, җитештерү объектына ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

2 катлы бинаның гомуми мәйданы 2434 квадрат метр метр тәшкил итә. Бина инженерлык системалары һәм челтәрләре белән җиһазландырылган.

 Әлеге корпус җитештерү комплексы составында, анда инде административ һәм җитештерү биналары төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International