Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Чистай шәһәрендә «ЦУМ» сәүдә комплексын реконструкцияләү барышын тикшерде.
Хәзерге вакытта объектта эчке челтәрләрне монтажлау һәм бизәкләү эшләре бара. Планлы тикшерү барышында кайбер җитешсезлекләр ачыкланды, подрядчы аларны билгеләнгән срокларда бетерергә тиеш.
Сәүдә комплексы Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Ленин урамы, 40а адресы буенча урнашкан.
Объектның мәйданы 4041 квадрат метр тәшкил итә. Төзелеш план буенча 2019 елның 2 кварталында тәмамланырга тиеш.