ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләрне балалар бакчалары төзегәндә санитар нормаларны үтәүгә чакыра

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларында Инспекция башкарылучы эшләрнең санитар-эпидемиологик нормаларга туры килүенә тикшерүләр үткәрә.

Соңгы вакытта, РФ Шәһәр төзелеше кодексы үзгәрүгә бәйле рәвештә, төзүчеләр проект документларына финанс чыгымнарын минимальләштерү максатларында, мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең кара бизәкләүне салалар. Әмма СанПиН 2.4.1.3049-13 «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының төзелеше, карап тоту һәм эш режимын оештыру буенча санитар-эпидемиологик таләпләр» технологик җиһазлар урнаштырып, чиста бизәкләүне таләп итә.

Шул ук вакытта «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» 52-ФЗ номерлы федераль закон юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә санитар закон таләпләрен үтәргә мәҗбүр итә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләрне санитар законнарны үтәү кирәклеге турында кисәтә. Әлеге законны бозган очракта административ җаваплылык буеча хәтта төзелеш тә туктатылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International