ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Коррупциясез Татарстан» программасын әзерләү кысаларында үткәрелгән киңәшмәдә катнашты»

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген, 15 апрельдә, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә багышланган «Татарстан коррупциясез» телетапшыруын әзерләү буенча киңәшмә узды. Утырышны ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов алып барды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең дәүләт органнары, шулай ук контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы федераль органнарның территориаль структуралары вәкилләре катнашты. Чарага шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә чакырылган иде.

Утырышта контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда ачыкланган закон бозулар, аларның барлыкка килү сәбәпләре, шулай ук аларны булдырмау ысуллары каралды.

«Татарстан коррупциясез» телетапшыруын 2019 елның 22 апреленә чыгару планлаштырыла. Программаның максаты - коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә халыкны хокукый яктан агарту.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International