«КАЗАН ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәген реконструкцияләү ярашлылык турында бәяләмә белән расланды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 9 нчы апрелендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәген реконструкцияләүне үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән раслады.

Комплексны реконструкцияләүнең беренче этабы һәм мультимедиа технологик җиһазлар белән тәэмин итү кысаларында берничә трансформация вариантлары белән бердәм конгресс-холл булдырылды, 1,1 б һәм 4а блоклары биналарына яңадан планлаштыру үткәрелде. 

Күргәзмә үзәге территориясендә галерея, 3 мең кешегә исәпләнгән конференц-зал, туклану зоналары, офис бүлмәләре, күргәзмә үзәген «Казан» халыкара аэропорты белән тоташтыручы ябык җир өсте кичүе бар. Үзәкнең мәйданы 75 мең кв. метрдан артык һәм өч күргәзмә павильоныннан тора.

Төзүче - «Татарстан Республикасының Инвестицион-төзелеш баш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы - «Грань» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International