2019 елның 9 нчы апрелендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе күпфатирлы торак йортны төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән раслады.
Күпфатирлы торак йорт Казан шәһәре Вахитов районының Сара Садыйкова урамында урнашкан. Бинаның мәйданы 3087 квадрат метр тәшкил итә.
6 катлы йортта 30 фатир урнашкан. Беренче катта офис бүлмәләре, шулай ук җир асты автопарковкасы да бар. Төзүче - «Панорама» ҖЧҖ. Генераль подрядчы булып «17 нче номерлы төзелеш-монтаж идарәсе» ҖЧҖ тора. Финанслау күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.