Яр Чаллыда Орлов боҗрасы янындагы сәнәгать зонасы территориясендә 2 нче җитештерү корпусы сафка бастырылды. Төзелеш эшләре тәмамланган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, әлеге объектны тикшерү барышында, кагыйдә бозуларны ачыкламады. Корпус ярашлылык турында бәяләмә бирүгә һәм алуга әзерләнә. 2 катлы бинаның гомуми мәйданы 2434 квадрат метр тәшкил итә. Бина инженерлык системалары һәм челтәрләре белән җиһазландырылган.
Төзүче - «Җылылык-механика җиһазларын ремонтлау заводы», генераль подрядчы – «КЭР-Промстрой» ҖЧҖ.