Казанда 10 яңа балалар бакчасы төзеләчәк

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

2019 елда Казанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк, аларда 2170 урын булдырылачак. Бүгенге көндә 9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше башланган.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Салават Күпере» микрорайонында 3 нче балалар бакчасын, Профессор Камай урамы буенча 220 урынга исәпләнгән ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен, «Волжские просторы» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасын, «Весна» торак комплексында 340 урынга исәпләнгән, Ватан урамында 220 урынлык, Яруллин урамы буенча 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасын тикшерүгә кереште. 

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәүләт төзелешен күзәтчелеге билгеләнгән тикшерүләр программасы буенча алып барыла.

Объектларны төзүче - «Татарстан Республикасының Инвестицион-төзелеш баш идарәсе» ДКУ (ГИСУ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International