Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 50гә якын хезмәткәре яңа үрнәктәге махсус киемнәр киеп йөриячәк, алар арасына Инспекциянең белгечләре, консультантлары, территориаль органнары башлыклары керә. Төзелеш объектларын тикшерү өчен чыкканда махсус киемнәр йөртү хокукына ия хезмәткәрләр исемлеге бар. Шулай ук киемнәрне бирү нормалары һәм кию сроклары, һәм исәпкә алу тәртибе язылган.
Хезмәткәрләргә кышкы һәм җәйге кием комплекты, шулай ук төзелеш каскалары бирелде. Хезмәткәрләр өчен форма бушлай тәкъдим ителә.
«Форма киеп йөрү Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вазифаи затларының статусын, дисциплинасын һәм җаваплылыгын арттыра», - дип саныйлар Инспекциядә.