Татарстан Республикасында ел башыннан алып төзелештә катнашучыларга якынча 7 млн сумлык штраф салынган

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 295 карар чыгарылган. Шулардан ДТФ объектлары буенча – 6, коммерция йортлары буенча - 151 карар. Төзүчеләргә 148 кисәтү җибәрелгән.

Агымдагы датага 6955,5 мең сумнан артык күләмдә штрафлар салынган.

Инспекторлар тарафыннан шәһәр төзелеше законнары таләпләрен бозу ачыкланган, шул исәптән  проект документлары, төзелештә хезмәт куркынычсызлыгы, экологик куркынычсызлык таләпләрен бозу, санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны бозу һәм башкалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International