ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен 2,3 млн сумнан артыкка карарлар чыгарган

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында, шул исәптән гамәлдәге норматив актлар белән регламентлана торган хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре буенча күзәтчелек гамәлгә ашырыла.

2019 елның 29 мартына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 2370,0 мең сумга 61 карар чыгарылган. Бүгенге көндә республика буенча гомум суммасы 810,0 мең сумлык 15 карар буенча штраф түләтелгән.

Тикшерү вакытында еш очрый торган төп җитешсезлекләр булып махсус кием, төзелеш каскалары һәм башка шәхси саклану чаралары булмау, газ баллоннарын саклаганда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү, биеклектә эшләгәндә, шулай ук төзелеш баскычларын урнаштыру таләпләрне бозу тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International