ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Казанның Родина урамындагы торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексында 7 нче номерлы торак йорт төзелешен башлау турында хәбәр килде. Казан шәһәре буенча территориаль орган хезмәткәрләре әлеге объектны күзәтү эшенә керешәчәкләр.
8191,3 кв. метр мәйданлы йорт 125 фатирга исәпләнгән. Төзүче - «Грань Девелопмент» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ, генераль подрядчы – «ГраньЖилСтрой»ҖЧҖ.
Хәзерге вакытта торак комплекста гомуми мәйданы 21605,4 кв.метр булган 507 фатирга исәпләнгән тагын өч күпфатирлы торак йорт төзелә.