Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Волжские просторы» торак комплексының 6.2 нче номерлы торак йорт төзелеше барышын тикшерә башлады. Йорт Казанның Оренбург тракты урамында урнашкан. Күзәтчелек билгеләнгән тикшерүләр программасы нигезендә алып барыла.
25 катлы торак йортның мәйданы 19354,6 кв.метр тәшкил итәчәк. Яңа төзелеш 456 фатирга исәпләнгән. Төзүче - «Березовая роща» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Суварстроит» ҖЧҖ. Төзелеш план буенча 2023 елның икенче кварталында тәмамланырга тиеш.
Шулай ук әлеге торак комплекста хәзерге вакытта 216 фатирга исәпләнгән 10220,2 кв.метр мәйданлы 6.1 һәм 576 фатирга исәпләнгән 24383 кв. метр мәйданлы 6.3 номерлы торак йорт төзелә.