Лаешта 62 фатирга исәпләнгән социаль ипотека йорты төзеләчәк

2019 елның 5 апреле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә күп фатирлы торак йорт төзелә башлау турында гарызнамә килде. Ул Татарстан Республикасының Лаеш шәһәрендә «Сәйдәшев-Юбилейная» микрорайонында урнашкан.

10 катлы яңа йортның мәйданы 4839,1 кв.метр тәшкил итәчәк. Төзүче - «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, генераль подрядчы - «ДомСтрой» СК» ҖЧҖ. Йорт социаль ипотека программасына кергән. Төзелеш план буенча 2019 елның 4 кварталында тәмамланырга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International