2019 елның 4нче апрелендә Чернышевский урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан бина төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән расланды.
Чернышевский урамы, 8 нче йорт Мәдәни мирас объекты булып тора һәм беренчел рәвешендә торгызылды. Казан халкына сәүдәгәр Курманаев лавкалары биредә «Спутник» кинотеатры урнашкан булуы белән күбрәк мәгълүм. Ул эшләүдән туктады һәм ярым җимерек хәлдә иде, инвестор табылды һәм бинаны элеккеге тарихи кыяфәтенә кайтарды.
Объект мансардалы 3 катлы корылма рәвешендә, шулай ук җир асты паркингы бар. Бинаның гомуми мәйданы-2868,7 кв.метр. Төзүче - «Восток-С» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.