Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районында, Профессор Камай урамында сафка бастырыла торган мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзүне контрольдә тотуны гамәлгә ашыра башлады. Хәзерге вакытта биредә төзүчеләр 2 катның тышкы диварларын өяләр.
Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Төзелешне финанслау Татарстанның бюджет акчалары хисабына тормышка ашырыла. Төзүче - «Татарстан Республикасының Инвестицион-төзелеш аш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы «Нэо Строй» ҖЧҖ. Төзелеш план буенча 2019 елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш.