26 апрельдә Казанда «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә шәһәр төзелеше кодексының яңа таләпләре. Өлешле төзелештә законнар үзгәрешләре» дигән темага семинар узачак. Чарада ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов катнаша.
Профессиональ даирәдә законнардагы үзгәрешләрнең төзүчеләр эшенә ничек йогынты ясавы турында сөйләшүләр тынмый. Алар барлык төзелеш оешмалары эшендә чагылыш тапты. Инспекция аңлату эшләре башкарачак. Семинар өчен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре шәһәр төзелеше законнарындагы соңгы үзгәрешләргә җентекле күзәтү әзерләделәр. Алар контрольлек итүче органнарның дәлилләнгән позицияләрен китерәчәкләр.
Киңәшмә кысаларында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда төп мәсьәләләр һәм таләпләр, төзүчеләрнең һәм подрядчыларның инспекция белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, өлешләп төзү, шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр һәм башкалар каралачак.
Семинарда төзүчеләрнең, техник заказчыларның, подрядчы оешмаларның вәкилләре катнаша ала. Гаризаларны 2019 елның 15 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: Elvira.Sharafieva@tatar.ru.