Казанда җир асты паркингы булган яңа ваклап сату объекты төзелде

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

2019 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ваклап сату объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Сәүдә үзәге Татарстан Республикасының Яңа Савин районындагы Четаев һәм Мусин урамнары киселешендә төзелгән. Объектның мәйданы 1673,3 кв.метр тәшкил итә.

2 катлы бинада ваклап сату өчен биналар урнашкан, шулай ук бинада автомобильләр өчен җир асты паркингы да бар. Төзүче - «Сезон+» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Плауэн» ЛСК» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International