ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов гражданнарны кабул итә

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2019 елның 5 мартында 14: 00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Александрович Кудряшов гражданнарны кабул итәчәк.

Барлык сораулар белән Сез Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 15/9 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Шәхси кабул итү вакытында гражданин шәхесен раслаучы документ күрсәтә.

ТР ДТК Инспекциясе башлыгына кабул итүгә пәнҗешәмбе көнне 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (843) 237-91-87 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр башкарыла

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International