2019 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан тышкы инженерлык челтәрләре белән 63-09 номерлы күпфатирлы торак йорт төзелешенең I, II, III этаплары буенча төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Күпфатирлы торак йорт Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә «Замелекесье» 63 нче микрорайонында урнашкан. Бинаның мәйданы 21864 кв. метр тәшкил итә.
10 катлы йортта 365 фатир урнашкан. Беренче катта торак булмаган биналар бар. Төзүче - «Домкор Строй»ҖЧҖ. Генподрядчы - «Домкор Строй»ҖЧҖ. Финанслау «Домкор» ҖЧҖ булган төзүче акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.