ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе: Төзелештә бәхетсезлек очраклары саны 5 елда 2,6 тапкыр кимеде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Инспекция үз эшчәнлегендә җитештерү культурасына, хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирә, дип белдерде Василий Кудряшов.

Соңгы 5 елда Татарстанда төзелеш тармагында бәхетсезлек очраклары 2,6 тапкырга кимегән - 57дән 22гә кадәр, шул исәптән үлем белән тәмамланганнары 19дан 9га кадәр.

"Хәзер без җитештерү культурасына, хезмәтне саклауга, техник куркынычсызлыкка игътибар бирәбез. Моның өстендә эшләргә кирәк әле. Бу юнәлештә дә үзгәрешләр бар, — дип билгеләп үтте ул. - Акрынлап без вәзгыятьне яхшыртабыз. Бу безнең казаныш кына түгел, сүз уртак тырышлык — барыннан да элек Төзелеш министрлыгы, инспекция, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары турында бара».

Хәзерге вакытта республикада технология һәм материалларны сыйфатсыз куллану белән бәйле закон бозу мәсьәләсе кискен тора, дип өстәде инспекция башлыгы.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International