2019 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Седьмое небо» торак комплексындагы йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә ярашуы турында бәяләмә бирелде.
«Седьмое небо» торак комплексының 6 «Б" микрорайонындагы 2нче комплексындагы 6.24нче 19 катлы күпфатирлы йорт Казанның Совет районы Патрис Лумумба урамында урнашкан. Бинаның мәйданы 26200 квадрат метр тәшкил итә. Торак йортта 552 фатир урнашкан.
Төзүче - «Интегрстрой» ҖЧҖ. Генераль подрядчы - «Ак Барс Строй» ҖТК җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.