Бүген, 29 март көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Иҗтимагый советы утырышы узды. Аның составына ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, төзелеш компанияләре вәкилләре, экспертлар, шулай ук Инспекция ветераннары керә.
Утырыш барышында өлешләп төзү өлкәсендәге законнарны үзгәртү мәсьәләләре, Административ хокук бозулар турындагы эшләрнең сыйфатын һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре, шулай ук суд карарлары һәм инспекция карарлары буенча административ штрафларны түләттерү буенча эшләр турында докладлар тәкъдим ителде.
Шулай ук Иҗтимагый советның 2019 елга эш планы буенча фикер алыштылар.