ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре сайтлар адреслары турында мәгълүмат бирәләр

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Искәртеп узабыз, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 28 декабрендәге № 2867-р карары, 2014 елның 27 июлендәге «Россия Федерациясендә дәүләт гражданнар хезмәте турында»гы  № 79-ФЗ Федераль законның 20.2 маддәсенең нигезләмәләре һәм 2003 елның 16 гыйнварындагы «Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәте турында»гы № 3-ЗРТ Татарстан Республикасы Законы 17.2 маддәләре нигезендә, дәүләт гражданнар хезмәткәрләренә һәркем карый алырлык мәгълүмат урнаштырылган «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә сайтлар адреслары һәм (яки) сайт битләре турында мәгълүмат бирергә кирәк.

«Интернет» челтәрендәге сайтлар турында белешмәләр расланган форма буенча дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан ел саен 1 апрельгә кадәр бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International