Бүген, 27 март көнне киңәшмәләр залында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
Утырышта мобилизация әзерлеген оештыру һәм үткәрү, Инспекциядә мобилизция һәм гражданнрар оборонаы мәсьәләләре, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе норматив хокукый актлары һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшләре торышы каралды.
Шулай ук коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарга үзгәрешләр тикшерелде, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә рәсми сайтларның коррупциягә каршы көрәш бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата Бердәм таләпләрне үтәү мониторингы нәтиҗәләре каралды.
Киңәшмә барышында «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 11 маддәсе нигезендә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу тәртибе, дәүләт гражданнар хезмәткәрен яисә хезмәткәрне коррупциячел хокук бозуларга тарту максатларында мөрәҗәгать итү факты турында Инспекция җитәкчелегенә хәбәр итү тәртибе турында фикер алыштылар, дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең коррупциячел хокук бозулары өчен җаваплылыгы турында сөйләделәр.