2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан административ бинага төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Административ бина Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә Тельман урамы, 88 адресы буенча төзелгән. 6 катлы бинада офис бүлмәләре һәм административ кабинетлар урнашачак. Объектның мәйданы - 8380,5 кв.метр. Төзүче - В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖның «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе, генераль подрядчы оешма - «Әлмәт инженер-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.