2019 елның 27 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 27 мартында 10.00 сәгатьтә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Инспекциядә мобилизацион әзерлек, мобилизация һәм гражданнар оборонасын оештыру һәм үткәрү турында.

2. ТР Дәүләт торак төзелеше инспекциясендә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруның торышы турында.

3. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарда үзгәрешләр турында.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә рәсми сайтларның бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне үтәүне мониторинглау нәтиҗәләрен карау.

5. «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 11 маддәсе нигезендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу тәртибе хакында.

6. Дәүләт граждан хезмәткәрен яисә хезмәткәрне коррупциячел хокук бозулар кылуга тарту максатларында мөрәҗәгать факты турында Инспекция җитәкчелегенә хәбәр итү тәртибе хакында.

7. Коррупциячел хокук бозулар өчен дәүләт граждан хезмәткәрләренең җаваплылыгы турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International