Комлы Кәвәл авылындагы биш катлы йорт ярашлылык турындагы бәяләмә алды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан биш катлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын санау өчен исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Күпфатирлы биш катлы торак йорт ТРның Лаеш районы Комы Кәвәл авылында урнашкан.

Биш катлы җиде секцияле торак йортта 172 фатир урнашкан. Шулай ук беренче блок-секциянең беренче катында коммерция билгеләнешендәге торак булмаган биналар бар. Объектның төзүчесе - «Артстрой» ҖЧҖ. Генераль подрядчы - «Лэнд» ҖЧҖ.

Территориядә кече архитектур формалар, балалар мәйданчыгы, җәяүлеләр өчен юллар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International