Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Каманың 49нчы микрорайонында урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше барышы белән танышты. Балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Аның гомум мәйданы 5248 квадрат метр тәшкил итә. Күзәтчелек расланган тикшерүләр программасы кысаларында алып барыла.
Хәзерге вакытта бинаның түбәсе ябыла, фасады тышлана һәм ишекләр монтажлана. Объектның төзүчесе - «Мәктәпкәчә белем бирү үзәге» МБУ, генераль подрядчы –«Евростиль» ҖЧҖ. Төзелеш план буенча 2019 елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш.