ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен 2 млн сумнан артык суммага карарлар чыгарган

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында күзәтчелек башкарыла, шул исәптән гамәлдәге норматив аклар белән регламентланган хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре үтәлешен тикшерүдә дә.

2019 елның 15 мартына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзүчеләргә карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомум суммасы 2070,0 мең сумга якын тәшкил иткән 53 карар чыгарылган. Бүгенге көнгә республика буенча 10 карар буенча 670.0 мең сумлык штраф түләтелгән.

Тикшергән вакытта еш очрый торган кагыйдә бозулар арасында махсус кием, төзелеш каскалары һәм башка шәхси сак чаралары булмау, газ баллоннарын саклаган вакытта куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү, биектә эшләү таләпләрен бозу, шулай ук төзелеш баскычлары булмау бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International