ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казанның Горький шоссесы урамында урнашкан Олимпия резервы училищесының торак корпусын реконструкцияләү барышын тикшерде.
Торак корпус элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Бинада бүлмәләр, ашханә, медпункт, укучылар белән методик эшләр кабинетлары бар.
Объектның гомум мәйданы 2621,3 квадрат метр тәшкил итә. Төзүче - «Казан Олимпия резервы училищесы» ДУ, генераль подрядчы – «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ.
Ачыкланган барлык кисәтүләр бетерелгәннән соң объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.