Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның 9 гыйнварыннан 15 мартына кадәр төзүчеләргә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 41 кисәтү җибәрде һәм хокук бозулар турында 237 карар чыгарды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне башкарган вакытта юридик затлар һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында»гы 294нче федераль закон нигезендә, кисәтү эшләре кысаларында кисәтүләр юллый. Кисәтүләрдә төзүчеләргә төзелеш законнарын бозуга юл куймау һәм объектны вакытында файдалануга тапшыру өчен нинди гамәлләр кыларга кирәклек аңлатыла.
Тикшерүләр барышында инспекторлар проект документларын, төзелештә хезмәт куркынычсызлыгы, экологик куркынычсызлык, санитар кагыйдәләр һәм нормаларны бозу кебек кагыйдә бозулар ачыклаган.
Салынган штрафларның гомум күләме 5,8 миллион сум тәшкил итә.