РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 13 мартындагы 259нчы Карары 2005 елның 27 октябрендәге 645нче «Төзүчеләрнең өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итү белән бәйле эшчәнлек башкару турындагы квартал хисабы турында»гы Карарын үз көчен югалткан дип таный.
Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган әлеге Карар 2019 елның 23 мартыннан үз көченә керә. Шул рәвешле, әлеге көннән башлап төзүчеләр кварталлык хисапларын тапшырган вакытта Россия Төзелеш министрлыгының 2018 елның 12 октябрендәге «Төзүчеләр тарафыннан контрольлек итүче органга күпфатирлы йортлар һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын төзү өчен өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итү белән бәйле эшчәнлек башкару турындагы хисап формасын һәм тәртибен раслау, шул исәптән төзелеш проектларын һәм төзелеш проектын тупланма ведомостен тормышка ашыру турында»гы 656 номерлы Боерыгы нигезләмәләренә таянырга тиеш.
Искәртеп узабыз: РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан 2019 елның 21 февралендә РФ Төзелеш министрлыгының 2018 елның 12 октябрендәге 656/пр Боерыгы теркәлгән. Әлеге Боерык төзүчеләр тарафыннан контрольлек итүче органга күпфатирлы йортлар һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын төзү өчен өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итү белән бәйле эшчәнлек башкару турындагы хисап формасын һәм тәртибен раслау, шул исәптән төзелеш проектларын һәм төзелеш проектын тупланма ведомостен тормышка ашыру турындагы хисап формасын раслый.Төзүчеләр өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын эскроу счетларда урнаштырган вакытта контрольлек итүче органга хисап тапшырылмый.