Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды, анда РФ Президенты кабул иткән коррупциягә каршы законнарны камилләштерү буенча төзәтмәләр бәян ителә. Хәзер РФ Генераль прокуратурасына Россия түрәләрендә чит ил банкларында һәм чит илләрдә акчалары булу-булмауны тикшерү вәкаләте бирелә.
Коррупциягә каршы бюллетеньнең яңа чыгарылышы турында тулырак мәгълүматны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең рәсми сайтында http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1782626.pdf «Противодействие коррупции. Антикоррупционный бюллетень» бүлегендә таба аласыз.