Казанның Р.Гәрәев урамында 220 урынлы балалар бакчасы төзелә

2019 елның 1 марты, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казаның Идел буе районы Р.Гәрәев урамы, 97нче йорт адресы буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждение төзелешен контрольдә тота. Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән.

Проект буенча бинада йокы һәм уйнау бүлмәләре, физкультура һәм музыка заллары, ашарга пешерү блогы, административ һәм көнкүеш биналары каралган, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус урнаштыру да күздә тотылган.

Объектны «Татарстан Республикасы Инвестицион-төзелеш баш идарәсе» ДКУ төзи. Генераль подрядчы - «БарсЭлитСтрой» ҖЧҖ. План буенча эшләр 2019 елның 4нче кварталында тәмамланырга тиеш. Барлык этапларда тикшерү тәмамланганнан соң капиталь төзелеш объектына ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International