«Строительная газета»: Төзүчеләргә өлешле төзүдән баш тартырга ярдәм итәчәкләр

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Мәскәүдә РБК холдингының 2017 елда күчемсез мөлкәт базарын үстерү йомгакларына багышланган еллык конференция булып узды. Чара барышында телгә алынган төп темаларның берсе түрәләрнең торакны өлешле төзүдән баш тартуны планлаштыруына бәйле иде. Шуңа бәйле рәвештә бизнес вәкилләре федераль үзәккә, алар фикеренчә, төзелештәге кирәгеннән артык җайга салуны “йомшарту” гозере белән мөрәҗәгать иттеләр. Россиянең төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень, үз чиратында, базарны яңа рельсларга күчеш этабы ярдәмендә күчерәчәкләре турында сүз бирде. Бу вакыттта төзүчеләргә билгеле бер өстенлекләр булдырылырга мөмкин.

Конференциянең төп сессиясендә чыгыш ясаганда, Михаил Мень аналитикларның торак төзелеше базарын дүрт ел буе фаразлавын билгеләп узды. «Исегезгә төшерәм, 2014 нче һәм 2015 нче еллар торак кертү күләме буенча ил өчен рекордлы чорларга әверелде — узган елда 80 млн кв. метрдан артык торак гамәлгә кертелде. Бу ел башында тискәре динамика күзәтелеп алды, ләкин соңгы айларда алга китеш сизелде. Нәтиҗәдә 10 ай эчендә 53,3 млн кв. метр торак төзелде, шул исәптән, 30,6 млн кв. метрда күпфатирлы йортлар һәм 22,7 млн кв. метр хосусый торак төзелеше хисабына», — диде Михаил Мень.

Тулырак: https://www.stroygaz.ru/publication/item/trudnosti-perekhoda1/

 Төзелеш министрлыгы ясаган беренчел бәяләү буенча, быелгы ел йомгаклары буенча Россиядә 76 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылачак. Күрсәткечнең кимүе илдә төзелешенә рөхсәт икътисад өчен аеруча катлаулы булган 2015 елда бирелгән торакның гамәлгә кертелүе белән аңлатыла. Киләсе елларда, министр билгеләп узганча, торак кертү күләменең шулай ук мантыйкый сәбәбе булачак. «2018 елда төзелешенә 2016 елда рөхсәт бирелгән күпфатирлы торак йортлар гамәлгә кертеләчәк. Быел ул хәтле катлаулы булмады, шуңа күрә киләсе елда без торак төзелешенең 80 млн кв. метрдан артыграк дәрәҗәгә күтәрелүен көтәбез. 2019 елга булган фараз да шуның хәтле», — дип хәбәр итте төзелеш министры. Ә инде 2020 елда, министрлык фаразынча, өлешле төзелеш турындагы законнарга кертеләчәк өченче үзгәрешләр җыелмасы аркасында торак базары азрак “утырачак”, чөнки үзгәрешләр нәтиҗәсендә төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә бердәм контроль вертикален кертү һәм төзелеш компанияләре милекчеләренә һәм түрәләргә солидар җаваплылык булдыру күздә тотыла. Әлеге үзгәрешләр киләсе елның июлендә гамәлгә керергә тиеш. «Девелоперлар яңа эш шартларына ияләшү белән, базар янә үсешен дәвам иттерәчәк», — диде министр.

Михаил Мень шулай ук соңгы 7 елда өлешле төзелеш базарының 3,5 мәртәбә үсеш алуы турында да искәртеп узды, шушы вакыт эчендә әлеге механизм ярдәмендә 3,5 миллион кеше торак алган. «Быелның 10 аенда өлешле төзелештә катнашу буенча гражданнар белән 551 мең шартнамә төзелде.Шушы схема буенча илдә 6586 төзүче эшчәнлек башкара, алар  17 мең объект төзи, алар буенча 1 млн шундый шартнамә төзелгән. Кешеләрдән төзелешкә җәлеп ителгән акча күләме 3,5 трлн сум тәшкил итә», — диде ул, дәүләт тарафыннан базарның махсус контрольгә мохтаҗ булуына искәртеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International