Стандартлаштыру программасы кысаларында Россиянең Төзелеш министрлыгына буйсынучы "Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм ярашлы булуны техник бәяләү федераль үзәге" ФАУ оешмасы тарафыннан ГОСТ 31384 "Бетон һәм тимер-бетон конструкцияләрне тутыгудан яклау. Гомуми техник таләпләр" илкүләм стандартының яңа версиясе расланды. Стандарт Техник комитетның 465 "Төзелеш" экспертизасын үтте һәм Росстандартта теркәлде. Ул 2018 елның 1 мартында гамәлгә керәчәк.
Стандартта яңадан торгызылучы, шулай ук үзгәртеп корылучы, минус 50 градустан плюс 50 градуска кадәрге температуралы агрессив тирәлектә эксплуатацияләү өчен юнәлдерелгән биналарда һәм корылмаларда бетон һәм тимер-бетон конструкцияләрен тутыгудан яклауны проектлаганда исәпкә алына торган таләпләр билгеләнә. Документта бетон һәм тимер-бетон конструкцияләрне 50 ел дәвамында файдаланганда тутыгудан яклауга карата техник таләпләр билгеләнгән. 100 ел дәвамында файдаланылырга тиешле конструкцияләр өчен агрессивлык дәрәҗәсенең бәясе бер баскычка арттырыла. Аталган таләпләр яңадан торгызыла торган, үзгәртеп корыла торган объектларга кагыла.
Биналарны һәм корылмаларны үзгәртеп коруны проектлауда тирәлекнең агрессивлык төрен һәм дәрәҗәсен исәпкә алып, конструкцияләрнең тутыгу торышына һәм яклаучы тышчаларына ясалган анализ күздә тотылырга тиеш. Әлеге стандарт таләпләрен шушы конструкцияләргә башка норматив документларны, техник шартларны (ТУ), шулай ук технологик һәм проект документларын эшләгәндә дә исәпкә алырга кирәк.
Элеккеге ГОСТ 31384-2008 "Бетон һәм тимер-бетон конструкцияләрне тутыгудан яклау. Гомуми техник таләпләр" версиясе дәүләтара стандарт сыйфатында 2010 елда гамәлгә кертелгән һәм Стандартлаштыру, метрология һәм сертификацияләү буенча Евразия советында (ЕАСС) катнашучы илләрнең күпчелеге тарафыннан хупланган иде. Стандартта беренче мәртәбә тутыгудан яклау буенча үзебезнең илдәге нормаларны Европа нормалары белән гармонияләштерү адымы ясалды. ГОСТ 31384 чыккан вакыттан бирле үзебезнең илдәге һәм чит илдәге материаллар эшләнде һәм чыгарылды, проект һәм төзелеш оешмаларында стандартны куллану тәҗрибәсе тупланды, ул гомумиләштерелде һәм документның яңа редакциясендә чагылыш тапты.
Стандарт бетон һәм тимер-бетон конструкцияләренең куркыныч булу дәрәҗәсен киметүгә, биналарда һәм корылмаларда экологик торышны яхшыртуга, ремонт эшләренә тотылган чыгымнарны киметүгә, биналарның һәм корылмаларның аварияләрсез озак эксплуатацияләнүен тәэмин итүгә булышачак.